УЛ II (аның, аңа, аны, аннан, анда) зат а. 1. 1) Сөйләүче һәм тыңлаучыдан тыш әңгәмәдә катнашмаган затны яки атамыйча нинди дә булса әйберне белдерү өчен хезмәт итә. Гел ул гына кешеләргә акыл өйрәтеп йөрмәсен әле. Ф.Яруллин. Ул мине үлеп ярата ич... А.Вергазов 2) Сөйгән ярны, гыйшык тоткан кешене белдерү өчен кулланыла. Күрде дә шундук аңлады: бу ул иде! 2. күрс. а. функ. 1) Алда әйтелгән, телгә алынган затны һәм предметны белдерү өчен кулланыла. Ул кеше – сезнең әтиегез һәм картәтиегез иде, балалар! А.Хәлим. Әллә сихере үк бар иде инде ул хатынның. В.Нуруллин 2) Әнә, менә сүзләреннән соң килеп, сүз барган зат, әйбер яки күренешнең нәкъ шул зат, әйбер яки күренеш икәнен күрсәтә. Менә ул әни калдырган язу. А.Алиш. Әнә ул зираттан кайтып килә. А.Гыйләҗев 3) Урын һәм вакыт аралыгына ишарә итүне белдерү өчен хезмәт итә. Ул арада алдагы халык кузгала башлады, һәм без үзебезчә сафка тезелгән булдык. А.Тимергалин. Ул урында буран аеруча нык котыра. Г.Гыйльманов 3. кис. функ. 1) Үзеннән алда килгән сүз белдергән мәгънәне көчәйтү өчен кулланыла. Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул. В.Нуруллин. Көз матур ул. Г.Кутуй 2) Үзе бәйләнгән сүз алдыннан килеп, аның мәгънәсенә көчәйтү төсмере өсти. Сакмар өстендә туплар ярыла... Ул балык, ул балык... Чиләк бир әле. А.Гыйләҗев. Ә менә әлеге конкурстан Мәскәү телевизоры күрсәткән туннарга шаклар катарлык, искитәрлек: ул бизәлеш, ул чигешләр, ул мехны эшкәртү нечкәлекләре! Б.Рәхимова 3) Берәр нәрсәнең шәплеген, көчлелеген аңлатканда яки әсәрләнеп, гаҗәпләнеп сөйләгәндә кулланыла. Ул Истанбул дисәң, анда фисык-фәсад инде. Г.Исхакый. Туй ул туй инде, үтте дә китте. В.Ильясов |