УЛ I и. 1) Үзенең ата-анасына карата ир бала; угыл. Сәгъдәт апа үзенең улын таный алмады. Г.Гыйльманов. Хатынын бәхетле иткән ир дә, улы белән кызы өчен җанын ярып бирердәй әти дә әле ул. Г.Галиева

2) улым тарт. форм. Өлкән кешенең яшь иргә, егеткә, малайга мөрәҗәгать итү сүзе. «Телеңнән куан, улым!» – дигән икән аңа кайчандыр бер апа. А.Тимергалин. Инде булмас, тәртәләрне кирегә борырга кирәк, дип торганда, Минеямал апа: «Ни йомыш иде, улым?» – дип сорамасынмы! А.Хәлим

3) күч. Ир затыннан булган яшь буын. Без алмашка килдек – яңа буын, энеләрең, синең улларың. С.Хәким. Белмим, аны безнең улларыбыз да булдыра алыр микән. Н.Яһудин

4) күч. Үз ишенә, үз даирәсенә хас сыйфатларга ия буларак ир кеше. Безнең як халкы фронтка куркуны белмәс батыр улларын гына түгел, киерелеп бер кешнәп җибәрсә, фашистның котын ала, тәртәгә җиксәң, әллә нинди авыр пушкаларыңны, тягачларыңны да берүзе өстери торган айгырлар да --- бирде. А.Хәсәнов. Ул, татар улларына хас тыйнаклык белән, бары күрешмәкче генә булган иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә