УКЫТУЧЫЛЫК и. 1) Укытучы булу. Минем кыюсызлыгымның төп сәбәбе, бәлки, аның укытучылыгында да булмагандыр... А.Гыйләҗев 2) Укытучы һөнәре, эше. Гаязның әнисе Камәриянең нәселе йөзәрләгән еллар буе имамлык һәм укытучылык эше белән шөгыльләнгән гаилә иде. Г.Исхакый. Нәрсә буласын алдан сизенгән сыман, укытучылыгын ташлап, монда ул үз теләге белән керде. Н.Фәттах |