УКЫТУЧЫ и. 1) Уку йортында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы. Сәүдәгәрләр, университет укытучылары, адвокат, врач, инженер һәм башка һөнәр ияләре – Гомәр Каплан өенә унбиш-егермеләп кеше җыйналган иде. Т.Әйди. Кемнеңдер йомшак кына чәчемнән сыйпавын тоеп күтәрелеп карасам, янымда татар теле укытучысы ап-ак чәчле Раушания апам тора. Г.Әдһәм 2) Ниндидер өйрәтмәнең башында торучы, фәнни мәктәп яки ниндидер тәгълимат булдырган абруйлы зат; остаз. Дәрдемәнднең остазлары, укытучылары турында сүз чыкканда, гадәттә Хәйям, Хафиз, Кол Гали, Сәгъди, Низами, Акмулла исемнәрен, рус шагыйрьләреннән Тютчев белән Фетны атыйбыз. Т.Галиуллин |