УКЫТУ ф. 1) йөкл. юн. к. уку. Ул шул миңа әллә нинди китаплар укытырга теләде. Г.Исхакый. «Выты, Хабушымнан хат, сау-сәламәт. Берчегезгә сәлам әйткән», – дип, кайда үзе, кайда башкалардан укытып, сөенеп туя алмады. И.Салахов

2) Дәрес бирү, сабак өйрәтү, укытучылык итү. Мин бит сине математикадан укыттым. Н.Акмал. Тәҗрибәле, акыллы ир затының кайда да алгы сафта булачагына авыл мәктәбендә укытканда ук ышанды Фагыйлә. Г.Исхакова

3) Укырга мөмкинлек биреп, матди яктан тәэмин итеп тору. Ходай язса, сезне аталы балалардан ким итмәскә тырышырмын. Икегезне дә укытырмын... Ә.Моталлапов. Нияте изге: буй җитеп килгән Бикташны шәһәрдә укытып, киләчәктә яхшы эшкә урнаштыру. М.Маликова

4) Нинди дә булса җәмәгатькә намазда имам булу. Мин әйтәм: «Гаетне мин укытырмын, җомганы син укытырсың», – дим. Р.Вәлиев

5) күч. Кемне дә булса берәр нинди хәлне, тиешсез эшләрне яңадан кабатламаслык итеп җәзалау, сабак бирү. Малай [Камалига] усалрак кадап әйтте: – Өеңә кайткач күрерсең кемне ничек укытканын! К.Нәҗми. Ну, укытканнар икән үзеңне дә. М.Мәһдиев

Укыта бару Булган берсен эзлекле рәвештә укыту. Аларны Сибгат ага Хәкимгә укыта бара идем. Марс Шабаев

Укыта башлау Укытырга тотыну. Алдагы кышта безне тел-әдәбият дәресләреннән Фарук абзый Билалов укыта башлады. Ш.Маннур

Укыта бирү Бернигә карамый һаман укыту. --- мәктәпләрдә укулар бетеп тормады, ач балаларның килә алган кадәресен ач укытучылар һаман әкрен генә укыта бирделәр. Ә.Еники. Элеккечә үк институтта укыта бирәм. Ф.Яхин

Укыта тору Хәзергә, нәрсәдер башланганчы, үзгәргәнче укыту. Әмма яшьләргә, очрашканда, [әсәрләрен] укыта торды, фикерләре белән кызыксынды. Р.Гаташ

Укытып алу Тиз генә укыту; берникадәр, кыска гына вакыт укыту. Туктале, төп нөсхәне тагын Хөршидәттәйдән укытып алыйк әле. А.Тимергалин

Укытып бетерү Укыту эшен төгәлләү. Айсинә дәресләрен көч-хәл белән укытып бетерде. Н.Көбәш

Укытып йөрү Күптәннән, инде озак вакыт укыту. Училище тәмамлап та менә дигән итеп укытып йөриләр бит әле. В.Нуруллин

Укытып калу Укытырга өлгерү. Бар, кызым, форсат барында укытып калыгыз. Т.Гыйззәт

Укытып карау Сынау максаты белән укыту. Безнең Ак мәчет мәхәлләсендә, укытып карап, имам сайлау – беренче вакыйга. Г.Баруди. Тукта әле, мин аны икенче юл берлә укытып карыйм әле. Г.Исхакый

Укытып килү Күптәннән эзлекле рәвештә укыту. Абыстай кызларны безгә кадәр инде байтак укытып килгән, ул вакытта әле парталар да булмаган. Р.Әмирханов

Укытып тору Билгеле бер вакыт укыту. Мин мөгаллим вакытта анда балалар укытып торган идем. Ш.Камал. Рәмзия апа институтны тәмамлаганчы, Сәләй ага Казан мәктәбендә укытып тора. Р.Зарипов

Укытып яту сөйл. Озак вакыт дәвамында укыту; укыту процессында булу. Рәхәтләнеп балалар укытып ятарбыз. Р.Батулла. Көннәр буе чиркәүдән кайтып керүне белмәде, куна-төнә шунда малай-шалайларны укытып ятты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә