УКЫНУ ф. кайт. юн. Үзалдына теләкләр теләү, догалар кылу, әфсеннәр һ.б.ш. уку. Тик нишләп ул зиратта укынмый, пар нарат төбендә укына икән? Г.Бәширов. «Көтелмәгән яктан бәла килеп, йортны сүтеп кенә ташламасыннар!» – дип үзалдына укына. А.Гыйләҗев Укына башлау Укынырга тотыну. – Китегез моннан, – диде авыру әкрен генә, күзләрен йомды, нәрсәдер укына башлады. – Әлхәмделиллаһи... Г.Әпсәләмов Укына бирү Бернигә карамый һаман укыну. Үзе дә, ни сәбәптәндер, яулык очы белән күзләрен сөртә, аңлашылмаган телдә нидер укына бирде. Ә.Баян Укынып алу Кыска гына, тиз генә укыну. Карт ана, бу сүзләрне куәтләп, иреннәрен кыбырдатып укынып алды. З.Мурсиев Укынып кую Кыска гына укыну. Сәкинә карчык та тәрәзәдән шул якка карый, көрсенә, тәүбә, тәүбә, дип, авыз эченнән укынып куя да, кулын кушырып, башын бер якка янтайта биреп, нидер уйлый. Ә.Хәкимов Укынып тору Әледән-әле, еш укыну; хәзер, сөйләү моментында укыну |