УКЫМЫШЛЫ с. 1. Укыган, белемле, мәгърифәтле; белем алган; белеме күп булган. Тәхаветдиннәр, укымышлы нәсел буларак, китапларын да, мәктәп-мәдрәсәләрен дә дошман кулына бирмәгән. А.Хәлим. – Исмәгыйль, сездәй укымышлы замандашыбыз белән танышуыма мин бик шат, – диде Данәгөл ханым. А.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Белем алган кеше; гыйлем алу нәтиҗәсендә күпне белгән кеше. Татар җирлегенә килеп кергәч, аерым укымышлылар ул китапларга үзләренең нәсел шәҗәрәләрен дә өстәп язган очраклар бар. М.Әхмәтҗанов. Галим абзыйны үзе кебек укымышлыга чутлаган була. А.Вергазов |