УКЫЛЫШЛЫ с. 1) Укыр өчен ниндидер билгеле сыйфатларга ия булган; укыла торган. Тәүфикъ Әйди язмалары, тирән эчтәлекле булу белән бергә, җиңел укылышлы, мавыктыргыч булулары белән дә аерылып тора, шунлыктан алар, көндәлек матбугатта дөнья күргәч, күп укучыларда җанлы кызыксыну уятты. А.Гыйләҗев. Романның журнал варианты, әйтергә кирәк, авыр укылышлы иде. Р.Рахман 2) Уку мөмкин булган, аңларлык, күренерлек 3) Күп һәм теләп укыла торган, укучылар арасында популяр булган. Кайсы китапларның иң укылышлы, популяр икәнлеген белү дә кирәк бит. Р.Вәлиев. Гәзит-журналларның гомуми тиражы 100әр мең һәм берничә миллион данәгә җиткән заманда, без, журналистлар, сенсация артыннан чаптык, кызыклы, укылышлы материаллар бирергә тырыштык. Г.Гомәр |