УКЫЛЫШ и. 1) Укылу рәвеше; укылу ысулы. Инглиз сүзләренең язылышы белән укылышы арасында аерма зур булуын белә идем. В.Нуруллин. Гарәп имласын акрын укыйм, кайчакларда сүзнең дөрес укылышын белмим яки мәгънәсен аңламыйм. Р.Батулла 2) Парламент тарафыннан закон проектын тикшерү формасы һәм шул закон проекты турында фикер алышуның билгеле бер стадиясе. Ул закон икенче укылышта кабул ителде. Д.Шәйхетдин. Кодекс өченче укылышта кабул ителде инде, президент кул куйгач, ул гамәлгә керәчәк. Р.Вәлиев |