УКЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. уку. Кеше күзеннән яшерелеп укылган шул төнге дога мине гаҗәеп бер ачышка китерде. Ф.Хөсни. Тора-бара Вәлидән «килгән» хатларга мин газеталардан укылган хәбәрләрне, кызыклы вакыйгаларны алып, аларны хатлар итеп балаларга тәрбия бирерлек рухта язарга өйрәндем. Г.Кутуй 2) Укый алырлык булу, укый алу мөмкинлеге булу. Кабер ташларының күбесе яхшы укылмый: вакыт, табигать үзенекен эшләгән. Р.Галләмов. Әгәр машинадагы теркәү номеры укылмаса яки ул бөтенләй булмаса, 500 дән алып 5 мең сумга кадәр штраф түләргә яки җәяү йөрергә туры киләчәк. Ватаным Татарстан 3) күч. Ниндидер тышкы билгеләрдән күренү, аерылып тору, аңлашылу. Ул вакыт Хикмәтулланың йөзендә, бу ниткән гаҗәеп сүз сөйлисең син, хаҗи, дигән сүзләр укыладыр иде. Г.Камал. Бу кичә дә халыкта әлегә хәтле һич күрелмәгән бер рух күтәренкелеге, һәммә кешенең йөзеннән укылып торган шатлык, һәрнәрсәгә хакыйкый бер бәйрәм төсе бирде. Г.Исхакый Укыла башлау Укылырга тотыну. Капиталь ремонттан соң мәчеткә Мәскәүдән зур өч кәндил кайтартылып түшәмгә эләләр, вәгазьләр микрофон ярдәмендә укыла башлый. А.Тимергалин Укыла килү Күптәннән эзлекле рәвештә укылу. Бу китап безнең халык арасында XVIII гасырда ук укыла килгән һәм кирәге зур булган. Гали Рәхим Укылып бару Рәттән, тоташ укылу. Гомумән, «Татарстан яшьләре»ндәге һәр мәкалә 100 процент укылып бара. Г.Нәҗметдинова Укылып бетү Укылу эше төгәлләнү. Әмма, кызганычка каршы, минем китап алар өчен, чынлап та, укылып бетмәгән соңгы китап булып калды. Ә.Еники Укылып килү к. укыла килү. 1990 елда мин үзем дә, халкыбызның элекләрдән укылып килгән китапларын барлау һәм җыйнау өчен, СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан бу якларга командировкага җибәрелгән идем. Ф.Яхин Укылып тору Һәрвакыт, әледән-әле укылу; хәзер укылу. Ә Галимҗан Ибраһимовның исеме күңелдә һич искерми, әсәрләре гел укылып тора. Кызыл таң Укылып чыгу Башыннан ахырына кадәр укылу. Хәер, сиксәненче елларның урталарында ук әле галимнең татар халкының этносын һәм этнонимын, ягьни аның исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган кулъязма китабы (ул елларда аны бастырып чыгару мөмкин булмаган бер эш иде), кулдан кулга күчеп, бөтен татар зыялыларын әйләнеп укылып чыкты. Р.Рахмани |