УКШЫТУ ф. з-сыз. Косасы килүдән еш-еш сулату, корсак мускуллары кысылу һ.б. Беренче кичләрне мине укшытып аптыратты. А.Хәсәнов. Укшыта, ачлыктан кабыргаларга ябышкан эчләр суырыла. В.Гали

Укшыта башлау Укшытырга тотыну. Карттан курыкканга шулай булгандырмы, аракы эчкәннекеме: мине шулчак бик нык укшыта башлады. В.Нуруллин

Укшыта язу Чак кына укшытмый калу. Бу төтен сулыш алганда укшыта язып үпкәгә кереп тула да, шулай ук укшыта язып кире чыга... Г.Гыйльманов

Укшытып бетерү Тәмам укшыту. Шүрәледәй җирәнгеч кыяфәте белән генә дә казанлыларны укшытып бетергән һәм яклаусыз калган Шаһгали «хан» янә, биштәр-төенчекләрен дә җыярга өлгермичә, Мәскәү тарафына чыгып качты. В.Имамов

Укшытып җибәрү Укшытырга тотыну. Борынына абзасының авызыннан шәраб, сарымсак исе килеп бәрелде, аны укшытып җибәрде. Ф.Латыйфи

Укшытып тору Озак вакыт яки хәзер, әле укшыту. Бозылган мәет исе ай буе исәннәрне укшытып торды... Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә