УКШЫТКЫЧ с. 1. Укшыта торган, күңел болгануга китерә торган. Чәче, сакаллары сазлык төбеннән тартып чыгаргандай укшыткыч һәм пычрак. В.Имамов. Анда җитәргә йөз адымнар кала, борынга укшыткыч ис килеп бәрелде. Фирд.Хуҗин 2. и. мәгъ. Махсус рәвештә укшыта, костыра торган дару |