УКШУ ф. Косар алдыннан күңел болгану һәм бер үк вакытта корсак мускуллары кысылу, еш-еш сулау, ирексездән йоту хәрәкәтләре ясалу белән характерлана торган халәт кичерү. Үзе бертуктаусыз укшый, эчендәге җан бөртекләре, тизрәк якты дөньяга чыгаруны сорап, тибенә башладылар. Г.Гыйльманов. Рәүф, кулларын бутап, нидер әйтергә теләде, ләкин сүзен әйтә алмады: ул укшый иде. Р.Батулла Укшый башлау Укшырга тотыну. Шулвакыт Роберт буыла-буыла ютәлләргә тотына, укшый башлый. А.Тимергалин Укшый язу Чак кына укшымый калу. Өстәлдәге эчемлек чәркәләрен күрүгә, кыз укшый язды. З.Хөснияр Укшып алу Аз гына укшу. Барысы да үткән шикелле булгач, Михаилны урынга илтеп яткырды да үзе идәнне җыештырырга тотынды. Берничә тапкыр укшып алды. М.Кәбиров Укшып җибәрү к. укшый башлау. Күзем төште дә чиле-пешле чебигә, күз алдыма үлгән чеби килеп, чак кына укшып җибәрмәдем. М.Хәбибуллин Укшып кую Бер тапкыр укшу. Гөлҗиһан шулай диде дә тагы укшып куйды. Ф.Бәйрәмова Укшып тору Хәзер, сөйләшү моментында укшу. Мөбарәк өйгә керде һәм хатынының юынгыч астындагы чиләккә укшып торуын күрде. М.Шаһимәрдән |