УКЧЫ и. 1) Ук ясап сатучы кеше, ук остасы

2) тар. Ук-җәя белән коралланган сугышчы; ук ату остасы. Торгытай бәк үзе ихахайлап көлде, ат көтүе сыман яман кешни-кешни, укчылары аңа кушылды. В.Имамов. Аның белән ике йөз урыс укчысы, өч йөз Касыйм татары. Р.Зәйдулла

3) спорт Ук атуда ярышучы спортчы. Чаңгы спортына игътибарны күбрәк җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район укучылары арасында иң көчле спортчылар һәм укчыларны ачыклау максатында --- Дөбьяз урта мәктәбе базасында ату --- буенча ярышлар уздырылды. Биектау хәбәрләре

4) Пехота гаскәрендә башлыча индивидуаль ату кораллары белән коралланган хәрби хезмәткәр. Шул чакта, кызыл латыш укчылары белән берлектә, күпчелеге татарлардан торган Инза дивизия сугышчылары окопларын ташламыйлар. З.Зәйнуллин. Анда һава укчы радистлар мәктәбендә укыдым. Ф.Яруллин

5) астр. Кәҗәмөгез белән Чаян арасында урнашкан көньяк ярымшардагы зодиакаль йолдызлык. Ай Укчыда чакта бавыр бик сизгер, шунлыктан күбрәк җиләк-җимеш ашау файдалы. Мәдәни җомга // Йолдызнамәдәге унике йолдызлыкның тугызынчысы (22 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр вакытны эченә ала) // Шул вакытта туган кеше. Ул, әни шикелле, Укчы йолдызлыгында туган. Укчылар талантлы була бит. Л.Мәхмүтова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә