УКУ’-ЯЗУ җый. и. 1) Уку һәм язу эше. Яучы хатыннар, үзләре димли торган кызларның уңганлыгын, кулы эш белүен мактап сөйләгәндә: «Уку-язуга да бик оста, теләсә нинди китапны су күк эчә», – дип тә ычкындыралар иде. Г.Бәширов. Вәрия – әнисенең тыңлаулы кызы – гөлбәч бүлмәдә табак-савыт тирәсендә маташа, Зәрия әтисенең электән калган уку-язу әсбапларын барлап азаплана. К.Булатова 2) Укый һәм яза белү, грамота, сәвәт. Ул [шәкерт] үзенең уку-язуы белән мактаныбрак [сөйләште]. К.Тинчурин. Нигә соң мәдәнияттә, гыйлемдә иң алдагы америкалылар, европалылар үзләренең сөекле балаларына уку-язуны тиз өйрәтергә ашыкмыйлар? Г.Алпаров |