УКУЧЫ и. 1) Уку белән шөгыльләнүче кеше; тыңлаучылар өчен яттан яки язылганга карап укыган кеше; кари; русчасы: чтец. Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелгән. Безнең гәҗит

2) Мәктәп һәм урта махсус уку йортында укый торган бала яки үсмер; русчасы: ученик. Мин, инде икенче сыйныф укучысы, ул кичәдә җиденче сыйныфларның уку китабыннан укытучым сайлап биргән йөз сиксән куплет Кызыл Армияне мактаган «үлемсез» халык җырларын яттан укыдым. А.Хәлим. Үзләре дә мәктәп укучыларына мөрәҗәгать белән чыктылар берничә мәртәбә. Р.Мөхәммәдиев

3) Кемнәндер нинди дә булса белгечлеккә, һөнәргә, гыйлемгә өйрәнүче; өйрәнчек, шәкерт. Ә Рәшит абый үзе «Мең дә бер комбинация» исемле китап язарга әзерләнә иде. Бу хакта аның укучысы – өйрәнчеге Яков Дамский да Мәскәүдә чыккан «Рәшит Нәҗметдинов» дигән китабында искәртә. М.Хуҗин. Хәбиб остазны күтәрү безнең буынга – аның укучыларына тия. Н.Гыйматдинова

4) Әсәр, текст адресланган кеше, ниндидер әсәрне укыган кеше; русчасы: читатель. Ә укучым сүзнең кем хакында барачагын алдан ук шәйләп алды инде. Г.Гомәр. Аптырама, хөрмәтле укучым, язуда бернинди дә ялгышлык юк – укытучының исеме нәкъ шулай. Г.Шәйхи

5) Китапханәгә, уку залына йөрүче; русчасы: читатель. Документлар, мәкалә, китапханә укучысы билеты белән портфелегезне дә тотып бәргәнсез. Ә.Мушинский. Төрле китапханәләр белән бәйләнешкә керә торган абонемент укучыга теләсә кайсы китапны табып бирергә булыша. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә