УКУ’ ЙОРТЫ и. 1) Белем бирү, укыту учреждениесе. Татарларда элек-электән һәм бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң Европа, Шәрык илләренең уку йортларында белем алу табигый хәл санала иде. М.Юныс. Ул гадәт тә, холык та түгел, аңа югары уку йортларында да өйрәтмиләр. Н.Гыйматдинова 2) к. уку өе. Фәхрислам үзе көтү көтте, кичләрен уку йортына йөрде. М.Мәһдиев |