УКУ II и. 1) Хәрефләр яки башка язу билгеләре белән язылган яисә басылган нәрсәне күз белән күреп аңлау яки тыңлаучылар өчен кычкырып әйтеп бару эше. Бу арада нинди китаплар укуын әйтеп алды. М.Вәлиев

2) Белем алу эше, процессы. Таймас курчак театры эшләренә кереп батты, чөнки Мәмәт ага беренче пьесаны төгәлләгән, Сәрия дә: «Уку елы башланганчы, бөтенесен әзерләп бетерик», – дип ашыктыра иде. А.Тимергалин. Иң кыены шул: эшче була торып, сменадан сменага эшкә чабып, арып-талып көч түккәннән соң, ничек институтта укуны башлап җибәрергә мөмкин? Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә