УКУ I ф. 1) Хәрефләр яки башка язу билгеләре белән язылган яисә басылган нәрсәне күз белән күреп аңлау, эчтәлеге белән танышу яки тыңлаучылар өчен кычкырып әйтеп бару. Аларга калын-калын китаплар укымыйча җавап та биреп булмый. А.Хәлим

2) Язылган яки бастырылган ниндидер текстны таный белү, аңлый алу. Аан Каалеп, теге яки бу дәрәҗәдә аңлап, кырыклап телдә укый икән. Т.Әйди. – Русча укыйсыңмы? – дип сорады ул, китапларның татарча булмавына куанып. А.Гыйләҗев

3) Нинди дә булса билгеләрне белү, аңлау. Сызымны укый-укый, Хәмзәнең күзе ватман кырыйларына төште. Р.Хисмәтуллин. Әнием матур итеп җырлый, кечкенә энем, әйбәт җырлавына өстәп, нотаны да укый иде. М.Хуҗин

4) Нинди дә булса текстны күңелдән, яттан әйтү, сөйләү. Ул чак кына тынып торды да, башын артка ташлап, «Ленин» поэмасыннан өзек укый башлады... Г.Әпсәләмов. Шунда ул үзенең һәм үзе яраткан безнең чор шагыйрьләренең (без фәкыйрегезнең дә) шигырьләрен яттан укып сокландырган иде. Г.Бәйрәмова. Ул миңа шигырьләр укый, яратуы хакында шундый матур итеп сөйли, мин үземне оҗмах бакчасында итеп сизә башлыйм. Г.Тарханова

5) Язуга карап яки яттан ниндидер текстны көйләп сөйләү. Ислам динендә әүвәл азан укыган кемсәнә – Билалдыр. К.Насыйри. Менә Коръән укыдылар, дога кылдык. Г.Рәхим

6) Тыңлаучыларга телдән нинди дә булса мәгълүмат бирү, нәрсәнең дә булса эчтәлеген сөйләү. Ул Күфә, Басра, Багдад шәһәрләрендә вәгазь укый һәм хокук мәсьәләләре буенча дискуссияләр алып бара. А.Тимергалин. Ничә көн буена лекция укый инде, иллә мәгәр елмаюны белми. В.Имамов

7) Нинди дә булса белемне, һөнәрне үзләштерү, ниндидер һөнәргә өйрәнү. Мин сине актёрлыкка укыйсың дип уйламадым да... Г.Каюмов. Армиядән кайткач, Булат юристлыкка укырга кермәкче иде: шуны уйлап, бик күп китап җыйды. Г.Гыйльманов

8) Нинди дә булса уку йортының укучысы булу, белем алу. Кыш көннәрендә, беренче баскыч мәктәптә укыган чакта, бер кабартма кисәге өчен, ул аның сыеры асларын карап кайта иде. А.Алиш. Кыз инде урта мәктәптән соң Казан университетына укырга кергән, бер курсны тәмамларга өлгергән икән. Җ.Дәрзаман

9) Дога кылу, ниндидер хисләрне белдерү, өшкерү максаты белән ниндидер сүзләр әйтү. Аяусыз хөкем чыгарды хатын, ләгънәт укыды, каргады... А.Гыйләҗев. Анда менгәч тә, әлеге әфсен-төфсенен укырга керештеме, кортлар шунда ук ничектер тынып калдылар, аның кулларына, кояшта янган таза беләкләренә утыра башладылар. А.Хәсәнов

10) Билгеле текстны яттан әйтә бару белән бергә ниндидер тәгаенләнгән хәрәкәтләр ясау. Ул, шкафны ачып, пар аккош төшкән зур сөлгесен, намаз укыганда кия торган киңчә күлмәген үрелеп алды, аннан ванна бүлмәсенә юнәлде. А.Әхмәтгалиева

11) күч. Нинди дә булса тышкы билгеләргә карап, кичерешләрнең, вакыйгаларның һ.б. эчке мәгънәсен күреп сизү, аңлый алу. Кошлар эзен укый күктән, Укый үлән ымын да. Г.Морат. Җөмләнең сүзен сүзгә ялгап, ул гүя Язилә ишетергә теләгән җавапны Әмирнең күзләреннән укып әйтте. К.Кәримов

Укый бару Рәттән, эзлекле рәвештә уку. Укый барам, укыган саен соклануым арта бара. Г.Бәйрәмова

Укый башлау Укырга тотыну. Бу авылда безнең Кәмәли абзый белән Әсхәпҗамалттәй дигән якыннарыбыз бар икән. Шуларда торып укый башладым. Ш.Маннур

Укып алу Бераз гына уку. Әхмәт Хөсәенов кадими мәдрәсәдә бераз укып алган булса да, уку-язуны үзләштерә алмаган һәм соңыннан, халыкның фәкыйрьлегенә, наданлыгына белемсезлек гаепле, дип санаган. А.Тимергалин

Укып бару к. укый бару. Ул елларда татар телендә чыккан барлык газета-журналларны укып барган әти Сәгыйть Сүнчәләйнең Габдулла Тукай, Мәҗит Гафурилар шикелле ук шигырь язуын яхшы белә иде. Р.Ишморат

Укып бетерү Укуны тәмамлау; укуны төгәлләү, укуны туктату. Укып бетергәч, заводны ташлыйсыңмы? А.Гыйләҗев. Ләкин беренче җөмләне укып бетергәнне дә көтмәде тегеләр, икесе тиң кычкырып көлеп җибәрделәр. В.Нуруллин

Укып бирү Кемгә дә булса нәрсәнедер уку. Минем сүзләремә ышанмасаң, мадьяр илчеләрен чакырт та, шулар укып бирсен. В.Имамов

Укып җибәрү Укырга керешү. Ашап туя да амин тотып көйләп укып җибәрә, олылар да шаккатып тыңлый үзен. А.Әхмәтгалиева

Укып йөрү Уку процессында булу; еш һәм күп урыннарда уку. Бала чагында беренче классларда ук ятланган бу шигырь безгә бик аңлашыла, һәм без аны һәркайчан, һәр җирдә кычкырып укып йөри идек. Р.Ишморат

Укып калу Укырга өлгерү. Гарәп әлифбасы белән укып калган булсак, алар безнең җанга-аңга үтеп керә алмаячак иде. В.Имамов

Укып карау Укырга тырышу. Хәрефләрне берәм-берәм укмаштырып укып та карыйм – һич дөрес язмаган! Ш.Маннур

Укып килү Күптәннән уку; эзлекле укуын хәзергәчә дәвам итү. Ул да минем шикелле белгәннәрен укып килә булса кирәк: иреннәре туктаусыз кыймылдый, ә үзе, изгеләрчә мөкиббән китеп, күзләрен үк йомган иде. В.Нуруллин

Укып китү Укый башлау; туктаганнан соң укуны дәвам итү; ниндидер эш уңаеннан, шуның белән бер вакытта уку. Укып китеп кеше булса, ул беренче бүләге итеп Алмабикә апаена чуклы шәльяулык алып бирәчәк. А.Хәлим. Тактаның бер ягын укып бетергәч, ул аны әйләндереп тота да, инде өстән аска таба укып китә. А.Тимергалин

Укып кую Тиз генә, кыска гына вакыт эчендә уку. Аннары берәр ырымлы әфсен булса да укып куярга уйлады. Г.Гыйльманов. Шуннан соң ашыга-ашыга уйларын кәгазьгә төшерә. Мыр-мыр итеп кенә укып куя. З.Хәким

Укып тору Әледән-әле уку; һәрвакыт уку; хәзер, сөйләү моментында уку. Башына ак кәләпүш кигән озын гына буйлы бер шәкерт тә шушы ук мәкаләне укып торган икән. А.Тимергалин. Азык-төлек программасы дип тукыганнарын да укып торабыз. В.Имамов

Укып узу Узышлый уку. Зиратның ком сибелгән аллеяларыннан атлаганда, агач яки тимер рәшәткә белән киртәләнмәгән кабер өсләрендәге ташларны, җиргә кырын яткырылган мәрмәр такталарны карап, алардагы язуларны укып узабыз. Т.Әйди

Укып үтү к. укып узу. Бу остазның югарыда без укып үткән сүзләре бүген бөтен кешелек дөньясы өчен дә үтә мөһим. М.Вәли-Барҗылы

Укып чыгу Башыннан ахырына кадәр уку. Шатлыгым эчемә сыймагач, шушы шигырьне бала чактагыча итеп укып чыктым. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә