УКТАЛУ ф. диал. 1) Талпыну, омтылу, ашкыну. Күңел юкса һаман уктала... И.Диндаров. «Әллә ташлап китәргәме?» дип укталса да, серле җепләр белән бәйләнгән, ант сүзе белән үзен шушы адәмгә беркетеп куйганлыктан, бер карарга да килә алмады, бер ноктага текәлеп утыруын белде. Ф.Латыйфи 2) Ташлану, ябырылу. Сәхәп түш кесәсеннән алтын тәңкә чыгарды, аны, Хәлимнең борын төбенә туры китереп, ярсып, укталып килә башлады. Г.Гыйльманов. Император, конторага кагылмыйча, туры гаражга укталды, күңеле сизде, ахрысы. Р.Камал Уктала башлау Укталырга тотыну. Дилүс үзенә уктала башлаган Булатка автоматын төбәде: – Стоп! Г.Гыйльманов Укталып алу к. укталып кую. Сюжет барышы дәвамында Мөсәгыйдә берничә мәртәбә сабыйны алдына утыртып сөяргә укталып ала. М.Хуҗин Укталып карау Берәр нәтиҗәгә килү максаты белән укталу. Инде берничә мәртәбә арткарак калып, сындырып алырга укталып та карады, ләкин үзеннән алда барган Үтинең әледән-әле артка борылып каравы гына аны тыелып калырга мәҗбүр итте. Н.Фәттах Укталып кую Кинәт укталу. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде. М.Кәбиров Укталып тору Хәзер, сөйләү моментында укталу. Ул инде баядан бирле нәрсәдер әйтергә укталып торды. Н.Фәттах |