У’КТАЙ рәв. 1) Формасы, күренеше белән укны хәтерләтә торган. Мин, аңа комачауламас өчен, читкәрәк киттем, уктай үскән тупылларга карап гаҗәпсендем: бер үк нәсел агачы ике җирдә ике төрле тормыш белән яши – кызык бу табигать дигәнең, җирдә үз кануны, үз карары... Г.Гомәр. Камыш гөле дә харап әрсез – уктай сабакларын чит туфракка атып тамыр җибәрергә аңа куш. Д.Булатова

2) күч. Бик тиз, бик җитез, күз ачып йомганчы. Адресны белүгә, Тәслимә уктай шундук атылыр төсле иде. З.Хөснияр. Куәтле җиңел машина асфальттан уктай очты. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә