УКРОП и. рус бот. Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан туры сабаклы, каурыйсыман телмә яфраклы, тәмләткеч буларак кулланыла торган көчле исле берьеллык үләнчел үсемлек; шөет, турак уты. Аш тәмле булсын өчен, ул шул әлеге тәмле ит өстенә тагын борычын, укробын өйдән алып барып сала. Ф.Хөсни. Аннан соң Фәридун абзый, үзе сайлап, яшел суган, укроп, петрушка, сарымсак кисә, җитешкән яңа яшелчәләрне үзе эзләп табып китерә, табынны да үзе хәстәрли. В.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә