УКРАИ’НЧА рәв. 1. 1) Украин телендә. Фатыйма русча, украинча, белорусча җырлады, ниһаять, концертны алып баручы: – Татар халык көе «Шөгер», – диде. Г.Әпсәләмов. Телевидениенең күпчелек каналлары да украинча сөйләшә башлаганнар. Д.Гыйсметдин 2) Украиннар кебек, шулар гадәтенчә. Моңа тәмле итеп пешерелгән ит һәм балык шулпасы да, украинча пешерелгән борщ та һәм башка, һәм башка ит, балык, сөт ризыклары, төрле үләннәр, яшелчә-җимешләр сәбәп иде, әлбәттә. К.Шәйхетдин. Әле мин хезмәт иткән вакытта да алар украинча бииләр, чып-чын татарча такмак әйтәләр иде. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. Украин телендә булган. Харьковта көн саен русча һәм украинча көндәлек сигез газета чыга. Г.Кутуй. Ял иткән араларда, күрәсең, аскы бүлмәләрдән русча һәм украинча җырлар ишетелә иде. З.Нури 3. и. мәгъ. Украин теле. Аның тамагына ниндидер кылчык кадалгандай булды, һәм ул, үзе дә сизмәстән, украинчага күчте. А.Хәлим |