УКРАИНАЛЫ и. Украинада яшәүче кеше, Украина гражданы. Ковёр күтәреп базардан чыгып барганда, ковёр сатучы ике украиналы апаның сөйләшүе колакка кереп калды: – Бу Украина түгел шул. Н.Гариф. Мәҗмуга битләрендә һәм төркестанлыларның, һәм украиналыларның, һәм кавказлыларның, һәм күп кенә башка халыкларның азатлык, бәйсезлек өчен көрәше эзлекле рәвештә яклана. Х.Миңнегулов |