УКРАИН и. Телләре көнчыгыш славян төркеменә караган, күбесе православие динен тоткан, Украинада күпчелекне тәшкил иткән халык һәм шул халыкның бер кешесе. Украин теле үзенең көйләп, сузып әйтелүе белән мишәрләрне хәтерләтә. Г.Кутуй. Бу илдә украиннар да, татарлар да, руслар да үз мәнфәгатьләренең ни рәвешле яклануын күрерләр. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә