УКРА и. зоол. Имезүче хайваннарның тире астында паразит булып яшәүче кигәвен корты. Кешегә авыз ачып икърар итмәсә дә, хәтта күз кабагы, кашы тартудан, күз кычытудан да тиктомалга пошынып, укра тешләгән сыер кебек, җанын-тәнен кая куярга белми гаҗиз булып йөргән чаклары байтак аның. Б.Камалов. Сыерлар ябык, янбаш сөякләренә чиләк эләрлек, сыртларын укра баскан, барысы да башларын салындырган. М.Мәһдиев

Украсы котыру Үз-үзен кулда тота алмау, тотнагы бетү, тезгенсезләнү; бете котыру. Берәр начальник килсә, аның үзен күрсәтәсе килепме, яки тегенең ялгышын тотарга теләпме, украсы котыра торган гадәте бар. Х.Камалов. Чыннан да украң котырган синең бүген, Асыл. Х.Хәйруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә