УКМАШУ ф. 1) Аерым-аерым булган нәрсәләр тоташып ябышу, оешу. Ул анда үзенең шакшы, кан һәм балчык укмашкан йөзен генә күрде. Ф.Яхин. --- икенче көнне иртән аларны җирләр алдыннан, өлкән сержант Мальцев, эзләнә торгач, аның лепкәсеннән маңгаена төшәрәк чәч арасында шырпы сыярлык кына тишек, чәченә укмашкан кан бөртеге тапты. М.Имамов

2) күч. Төрле өлешләрдән, төрле урыннан җыелып оешу, төзелү, берләшү. Бу як кешеләре татар, башкорт, казак, үзбәк, монгол, остяк сүзләреннән укмашкан үзгә бер «тамыр шивә»дә сөйләшәләр икән. Ш.Маннур

3) күч. Бер төркемгә берләшү, туплану, оешу. Ил буенча җыйсаң, шактый зур банда булып укмаша алар. Ә.Баян. Кайбер урыс кенәзләре бергә укмашса да, ул, койрыгын да күрсәтмичә, елдам гаип була. В.Имамов

4) күч. Бер урынга җыйналу, туплану, бер урында оешып тору. Бергә укмашып орышу турындагы фәрманга буйсынмыйча, Пәри Рәис, үз белдеге белән Фарсы култыгын ташлап, бөтенләй кире якка – Һинд ярына киткән. В.Имамов. Чыннан да, уйсу чирәмлектә, укмашып, берничә кеше утыра иде. А.Гыйләҗев

Укмаша бару Торган саен ныграк укмашу. Бөтен киемгә кар укмаша бара, әйтерсең ак аюлар без хәзер... Ш.Маннур

Укмаша башлау Укмашырга тотыну. Җәй көне сарык йоны, әгәр пычранып бер-берсенә ябышса, төерләнеп укмаша башлый. С.Поварисов

Укмаша төшү Бераз укмашу; тагын укмашу. Хәтергә шул уелып калган: юрган, күрәсең, сарык йоныннан ясалган булып, кайбер урыннары укмаша төшкәнгә, яктылык күренгәндер. Ә.Баян

Укмашып бетү Тәмам укмашу. Карасак: каен төбенең тирән куышында, берсенә берсе уралып, тубал хәтле йомгак булып укмашып беткән исәпсез-сансыз кара елан кайнаша! Г.Бәширов

Укмашып калу Ниндидер тәэсирдән соң укмашкан хәлгә керү. Бөтен тәне, бөтен әгъзалары белән бөрешеп, ул бер йодрыкка укмашып калды. Н.Фәттах

Укмашып килү Соңгы арада укмаша башлау. Ул соңгы елларда көчле бер йодрык булып укмашып килгән шагыйрәләребез иҗатының баш бармагы булды, дисәк, шәт, каршы килүче табылмастыр. Р.Вәлиев

Укмашып тору Әледән-әле укмашу; укмашкан хәлдә булу. Бер почмакта, тыгыз йодрык булып, офицерлар, сул эсерларның боевиклары укмашып тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә