УКМАШТЫРЫЛУ ф. төш. юн. к. укмаштыру. Җир читенә барып, нәкъ менә Казанның яңа районнарындагы кебек бертөсле шакмаклардан укмаштырылган типовой йортлар арасында йөрермен, дигән уй аның башына да килмәгән иде. М.Маликова. Ун минутлык юлны әллә кайлардан урый-урый кырык минут эчендә узгач, калдык-постык такталардан гына укмаштырылган ларёк янына килеп чыктылар. Ю.Әминов |