УКМАШТЫРУ ф. 1) Таралучан, сибелүчән нәрсәләрдән бербөтен барлыкка китерү; укмаш хәлгә китерү, тоташ итү. Ике яктан тезелеп киткән бертөсле ишекләр турыннан узганда, Давыт ирексездән чыраен сытты: пычкы чүбеннән укмаштырылган бу ишекләрнең өсте фанер булып, аңа, имән тактага охшатып, майлы буяу сыланган иде. М.Маликова. Эченә сыер йонын укмаштырып тегелгән безнең туп үтә йомшак булганга, ерак очмый. Н.Сәфәрев 2) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса бергә оештыру, туплау, төркемләү, бергә кушу. Бу шайканы укмаштырып монда алып килүче минем иң якын дустым килеп керде. М.Вәлиев. Язмыш дигәнең, булачак парларны укмаштырганда, «бер яхшыга – бер яман, бер яманга – бер яхшы» дип бүлә икән, дигән мәзәк бар бит. М.Маликова 3) күч. Тегеннән-моннан җыйнаштыру, аннан-моннан гына кысасына кертү. Шәкертләргә нәрсә – аларга кызык кына: беренче эш итеп такта-токтадан укмаштырган гомуми кухнядагы керосинка һәм примус кебек нәрсәләрне тәрәзәдән атканнар, аннары хан заманыннан калган тимер караватларга барып тотынганнар. А.Тимергалин. Күршебез – балта остасы Әнвәр абый, колхоз эшеннән бушаган арада, иске өйнең калдык-постыкларыннан мал өе укмаштырып бирде. Ватаным Татарстан 4) күч. Сугып җибәрү, салып җибәрү, ману. Ияк астына берне укмаштырган идем, мәтәлеп-мәтәлеп китте. А.Расих Укмаштыра башлау Укмаштырырга тотыну. Алары белән дә танышып чыккач, җәй көне комга язып өйрәнгән хәрефләр буенча сүзләр укмаштыра башладым. Ш.Маннур Укмаштыра төшү Бераз гына укмаштыру; тагын укмаштыру Укмаштырып бетерү Тәмам укмаштыру. «Бу халыкны җитмеш ел буе бутадылар-бутадылар, камыр урынына изделәр-бастылар, әмма барыбер бер иш итеп укмаштырып бетерә алмадылар», – дип уйлады Харис. М.Маликова Укмаштырып карау Сынау максаты белән укмаштыру. Хәзер алты туганны бергә укмаштырып кара әле син... Р.Вәлиев Укмаштырып кую Тиз арада укмаштыру; алдан ук укмаштыру. Алар яңадан эшкә киткәч, Зоя Кузьманың Таняга карата таралып бара торган шиген яңадан укмаштырып куйган. Ш.Бикчурин Укмаштырып тору Гел, һәрвакыт укмаштыру. Ни өчен гаиләләр еш таркала – димәк, аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Т.Галиуллин Укмаштырып яту сөйл. Укмаштыру процессында булу. Инде мин килгәндә үк сүтелгән иске мәчет бүрәнәләреннән клуб укмаштырып яталар иде. Ш.Маннур |