УКЛЫ с. 1) Угы яки уклары булган. Кылычлы, уклы ирләрдән соң изге түгәрәккә сөңгечеләр килеп керде. Н.Фәттах. Үзегез илә көбә, калкан, уклы садак алырга вә күрше авылларның азамат ирләрен дәшәргә онытмагыз. В.Имамов 2) Ук формасында булган; ук сурәте төшерелгән. Кайбер төрләрнең яңадан ясалу, яңадан төрләнүләре уклы сызыклар белән күрсәтелде. Г.Алпаров 3) Чаккычы, угы булган (бөҗәкләр тур.); кагылган вакытта яндыру, чагу органнары булган (үсемлекләр тур.). Без барган бу сукмак буйлап күптән йөрмиләр булса кирәк, аның кырыйларын тигәнәк һәм зәһәр уклы яшел кычыткан баскан, чамалабрак бармасаң, читкә тайпылсаң, алар язгы усал ата каз кебек каптырып-тешләп алалар. Р.Сибат. Уклы органнар 4) күч. Чәнечкеле, зәһәр. Газзәбануның нәфрәт тулы уклы күзләре көндәшенә текәлде. Г.Галиева. Уклы сүзең яралый да Сутлы сүзең дәвалый. М.Галиев |