УКЛА’У и. 1) Камыр җәя торган шома түгәрәк таяк. Аннан соң майлы камыр яса, уклау белән җәй, бер табага сал. К.Насыйри. Теләсә, хатын-кыз тәртәдән дуга бөгә, дугадан уклау ясый ала. А.Гыйләҗев 2) махс. Төрле механизмнарда хәрәкәтне үзе белән бәйле детальләргә тапшыра торган әйләнмә кендек, таяк. Алгы цехта юан корыч уклау Калай җәя кызыл тимердән. Х.Туфан 3) Сабанның аерым өлешләре беркетелә торган борыс; русчасы: грядиль 4) диал. Такта түбәләрдә һәрьяклап, салам түбәләрдә козырёк янында катлап кагыла торган такта ◊ Уклау йоткан Төз гәүдәле, иелергә кирәк чакта да иелми, бөгелми, туп-туры торган кеше турында. Каравылчылар гына уклау йоткандай басып калды. З.Мәхмүди. Комсомолның район комитетыннан вәкил булып, уклау йоткандай турыга каткан бер егет килгән, чырае бик караңгы. М.Маликова |