УКАЛА’У ф. Ука белән бизәү, ука тоту. Әфичәрләр якасына кызлар ука укалый, тагын да бер набор булса, кызлар сука сукалый. С.Баттал. Яшел бәрхеттән укалап теккән Бохара чапаны, Төркиядән кайтарткан ак шәлъяулык, Арчада теккән укалы читек һәм егерме биш тәңкә көмеш булачак, Алла боерса. А.Гадел Укалап бетерү Укалау эшен төгәлләү; барысын да укалау Укалап кую Алдан яки тиз арада укалау Укалап чыгу Булган берсен берәм-берәм укалау. Тасмалар белән укалап чыгарга Укалый башлау Укалау эшенә керешү |