УКАЗ и. рус 1) Югары хакимият органының, монархның яки президентның закон көченә ия булган карары. Хәзер сезгә Жихарев әфәнде патша галиҗәнапларының бөек указын игълан итәр. В.Имамов. Президент указы чыгасы гына калды. Д.Шәйхетдин 2) Совет чорына кадәр дин әһелләренә, имамлык итүләрен таныклап, мөфтият тарафыннан раслана торган рөхсәтнамә. Тикшергәч, чыннан да, никах укылган чакта кызның ике ае тулмаганлык беленде, шуның аркасында мулланың указы алынды. Г.Ибраһимов. Сабирҗан мөәззиннең указы юк иде. М.Галәү 3) күч. Боерык, әмер, күрсәтмә. Мин кешегә, нәрсә эшләргә тиеш син, дип указ бирә алмыйм, андый хокукым юк. Безнең гәҗит |