УКА и. гр. 1. Гадәттә алтын яки көмеш җепләрдән катнаштырып эшләнгән, кием бизәү өчен кайма, чук, чачак һ.б.ш. итеп кулланылган тасма яки җеп. Сандыктан буй-буй зәңгәр сатин күлмәген ала. Ука белән чиккән камзулын кия. А.Хәсәнов. Луиза ишеккә атылып бара, китабы бер якка, ука читле башмаклары икенче якка оча. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Алтын яки көмеш җепләрдән ясалган. Иңбашларына куелган өр-яңа, көнгә дә рәтләп күренмәгән кызыл читле ука эполетлар, уңнан сулга таба ука бау белән асылындырып тагылган көмеш саплы нәфис кылыч --- Искәндәрне хикәяләрдәге шаһзадәләр кыяфәтенә кертеп, --- гайрәт кылларын чирткәндәй хис иттерәләр иде. К.Тинчурин. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән ука чачак бәйләгәннәр. Ф.Баязитова ◊ Укасы коелган кебек (сыман) к. балтасы суга төшкән кебек. – Сиңа ни булды, наныем? Укаң коелган кеше сыман йөрисең? – дип сорады. А.Гыйләҗев. Укасы коелу ирон. Кәеф кырылу, күңел төшү; үпкәләү. Белмәссең, югыйсә кеше теленә керүең, начальник кешенең укасы коелуы бар. Ф.Хөсни. Әллә инде шәһәрдән кайткан хан кызының укасы коелыр диеп курыктыңмы? М.Вәли-Барҗылы. Укасы коелмас кимс. Бернинди зыян күрмәс, бернәрсәсе бозылмас, берни дә булмас. – Клубка чыгып биеп кайтканнан укаң коелмас әле, – дип әйдәкли башлагач, аңа ияреп, кичләрен яшьләр арасында үткәрә башлады. А.Әхмәтгалиева. --- бая ук хушлашып китсә, укасы коелмас иде әле. Д.Бүләков. Укасы уңмас к. укасы коелмас. Күңел өчен генә күзгә-башка күренеп китсә, укасы уңмас иде бит. Г.Ахунов |