УК II кис. 1) Рәвешләр белән килеп, «шактый», «бик», «үтә» мәгънәсендә кулланыла. Хәлең әлегә начар ук түгел, өметең исән дигән сүздер бу. Ә.Баян. Ачыргаланып кычкырган каз кабат Бурсык елгасы ягына таба очты, ерак ук китте. Н.Хәсәнов

2) Үзеннән алда килгән сүзнең мәгънәсенә басым ясау, көчәйтү өчен, «хәтта» мәгънәсендә кулланыла. Фәрит дигәннәренә шул җитә калды – кычкырып елап ук җибәрде. Р.Сәгъди. Хихылдап көлеп, сызгырып ук җибәрделәр хәтта. С.Шәрипов

3) Юнәлеш килешендәге исемнәр белән килеп, соңгы чиккә, нәкъ янына барып җитүне аңлата. Әнвәр белән Гүзәлия кичләрен боргаланып аккан Актайның сөзәк ярында яфраклары суга ук тиеп үскән юан, биек өянке янына килеп утыра башладылар. Ә.Хәсәнов. Абый-апалар икенче атнага ук ясатып алып килергә вәгъдә бирделәр. Р.Галиуллин

4) Фигыльләрнең инфинитив формасыннан соң килеп, эшнең, хәлнең шуңа барып җитүен белдерә. Ул инде мине ачуланырга ук кереште: – Маңкорт син, вәт! З.Мәхмүди. Шулай да кыз машинага кереп утырырга ук базмады. К.Тимбикова

5) Чыгыш килешендәге исемнәр һәм рәвешләрдән соң килеп, эш-хәрәкәтнең шулар белдергән урыннан, вакыттан башлануын, эшләнүен аңлата. Түр бүлмәдәге кәнәфигә ятып телевизор караучы Галимҗанына берни әйтмичә, капкадан ук чыгып китте. К.Тимбикова. Икенче көнне таңнан ук киттем шундагы базарга чыгып. Ф.Баттал

6) Урын-вакыт килешендәге исемнәрдән соң килеп, «төп-төгәл шул вакытта», «нәкъ шул урында» дигән мәгънәне белдерә. Җыелышның нинди уңай белән чакырылганын хәзер инде хәтерли алмыйм, ләкин башта ук әзерләнеп килгән чыгышымның көн тәртибенә сыйганын яхшы хәтерлим. Ә.Еники. Басуда ук күрдем мин аның машинасын. З.Мәхмүди

7) -ганчы, -канчы формасына беткән хәл фигыльләрдән соң килеп, нинди дә булса эшнең нәрсәдәндер алдарак уйлануын, үтәлүен һ.б.ш. аңлата. Ул өчпочмаклар пешеп чыкканчы ук китәргә җыена башлады. Ф.Яруллин. Сәгатегезне пароходка утырганчы ук югалткансыздыр может, ә? Ә.Еники

8) -канда, -ышлый формаларыннан соң килеп, «шул эш барган вакытта, шуннан да калмыйча» мәгънәсен бирә. Ул әле шуыша башлаганда ук яраланган иде, ләкин, бөтен көчен җыеп, сугышчыларыннан калышмаска тырышты. Г.Әпсәләмов. Ниндирәк нәрсә икән дип, кайтышлый ук кылларын чирткәләп карады. В.Нуруллин

9) -гач, -кач формасына беткән хәл фигыльләрдән соң килеп, кинәтлек, тизлек төсмерен белдерә. Шуннан кайткач ук авырып егыла һәм ике-өч көннән соң дөнья куя. Ә.Баян. Димәк, Кави кулга алынгач ук, Галимҗан Ибраһимовка тотынганнар. З.Зәйнуллин

10) Кайбер алмашлыклардан соң килеп, нәрсәгәдер охшашлыкны, тәңгәллекне, нәрсә беләндер бердәйлекне белдерә. Булды, булды, тынычлан, алай ук борчылырга әлегә сәбәп юк. Р.Сәгъди. Чөнки үзем дә нәкъ менә шундый ук ялгыз, гаиләсез һәм баласыз кеше булгач, артык тәэсирләнеп киткәнмендер. Л.Шагыйрьҗан

11) Кайбер алмашлыклар һәм рәвешләрдән соң килеп, эш-хәлнең төгәл урынын, вакытын күрсәтә, «нәкъ» мәгънәсендә кулланыла. Үзәнбай ерак бит, анда ук качмагандыр әле. Ә.Баян. Шунда ук бер тәгәрмәчен җуйган уенчык йөк машинасы. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә