УК I и. 1) Җәядән ату өчен, нечкә, төз, каты материалдан бер башына очлы, гадәттә, металл башак беркетеп ясалган корал. Калкулык башына менеп җиткән һәркем чүлмәкне әйләнеп үтә һәм, бер ук таягын эләктерә дә, алдын-артын карамыйча, кирегә йөгерә. Н.Фәттах. Җәя бавын киереп тарткач кына, җәядән сызгырып ук чыга... А.Гыйләҗев 2) Төрле үлчәү җайланмаларында, сәгатьләрдә һ.б. шкаладагы зурлыкны күрсәтү өчен хезмәт итә торган тар һәм озын пластина. Спидометр угы 130 турысында дерелдәп тора... З.Фәтхетдинов. Азимутны билгеләгәндә, компасны угының кара башы төньякны күрсәтерлек итеп урнаштыралар. Башлангыч география курсы 3) Берәр юнәлешне күрсәтү өчен, бер очына кысынкы почмак ясап кыска гына ике сызыкча ясалган озын сызык формасындагы шартлы билге (→). Җир өслегендә еллык явым-төшем күләменең бүленеше картада – изолинияләр, ә җилләр юнәлеше уклар белән күрсәтелгән. Материклар һәм океаннар географиясе 4) махс. Күтәрү кранының хәрәкәтләнә торган өлеше, шулай ук авыр йөкләр күтәрү өчен махсус җайланма. Менә кран угы әллә ничә катлы биек йортның түбәсенә менеп җитте дә туктап калды. Р.Вәлиев 5) Бал корты, шөпшә, чаян һ.б.ш. чага торган бөҗәкләрдә саклану һәм һөҗүм итү әгъзасының кадый торган өлеше; чага, чаккыч. Бал кортының угы файдалы, Нурулла. Н.Гыйматдинова. Кулын тыгып, кәрәзнең кайдалыгын белүе була – икенче тишектән чыккан күч моңа сарыла. ...Тәненнән йөздән артык корт угы алганнар. Ә.Зарипов 6) сөйл. Агулы еланнарның очы икегә аерылган озын теле. Аның елан угыдай тел очы морожный өстендә яшен тизлеге белән хәрәкәт итә иде. А.Гыйләҗев. Тик бер сүздән йөрәгемә кинәт Караелан угы үрелде. Р.Вәлиева 7) геогр. Берәр сулык ярында су агымы ярдәмендә өелеп хасил була торган тар һәм озын борын. Арабат угы 8) күч. Җанны әрнетүгә, күңелгә тиюгә юнәлтелгән чәнечкеле, усал, төртмә сүз һ.б. Әгәр дә мин әйткәнне белсәләр, минем күземне ачырмаслар, бөтен зәхмәт укларын миңа кадый башларлар. Г.Камал. Тәнкыйть һәм сатира уклары кадимчеләргә охранка котыртуыннан башка да яуган булыр иде, мөгаен. Р.Зарипов ◊ Ук кебек 1) Күз иярмәслек тизлек белән; яшен тизлеге белән. Бер мизгелдән ул да, ук кебек томырылып, кызчык артыннан чаба иде. А.Әхмәтгалиева. Булат җан ачысы белән кычкырып җибәрде һәм ук кебек ишегалдына атылды. В.Нуриев; 2) Төз һәм тип-тигез. Урман тиз-тиз аларга каршы чаба башлады, ук кебек сузылып яткан киң юл буп-буш иде. А.Гыйләҗев |