УЙЧАНЛЫК и. Тирән уйларга чуму гадәте; уйланып тору халәте. Сәримә иреннәрен тешләде, түфли үкчәләре белән саргайган каен яфракларын изгәләде, йөзендә уйчанлык сирпелеп алды. Д.Каюмова. Мондый минутларда Мәрьям абыстай сүзсез уйчанлыкка төшә, хәлсез бушлык аны янә акрын гына йота башлаган кебек була. Ә.Еники |