УЙЧАНЛАНУ ф. 1) Уйга бирелү; уйга чуму. Гөлгенә кинәт уйчанланды, бу халәтен Нәҗипкә сиздерәсе килмәде. А.Гыйләҗев. Беренче күрешүдән түгел, акрынлап, көннәр үткән саен, карлар эреп, көртләр арасыннан авыл өйләре күренеп, ягымлы кояшы белән назлап җиргә яз килгән саен моңсуланды, сабырланды, уйчанланды Лира. Г.Мирһади 2) Уйчанлыкны чагылдыра башлау, моңсулану (күзләр, чырай тур.). Ибраһим җайлап утырды, йөзе уйчанланды. В.Имамов. Карашы уйчанланган һәм ниндидер бер аңлаешсыз күләгә белән өретелгән иде. Ф.Садриев 3) күч. Тынычлану, тынып калу; ямансу булып китү. Яз буе, җәй буе ашыгып-ашыгып яши дә авыл, менә шушы октябрь ахырларында картларча тынып кала, уйчанлана. М.Мәһдиев Уйчанлана бару Торган саен ныграк уйчанлану. Шаянлыгы, чытлыклыгы белән җиде елдан артык укытучыларны интектергән, директор бүлмәсеннән башы чыкмаган Гомәр сигезенче классның икенче яртыеллыгында акрын-акрын уйчанлана барды һәм уку елы беткәндә инде тәмам моңаеп калды. Г.Рәхим Уйчанлана башлау Уйчанлану билгеләре сизелү. Аның миңа төбәлеп уйчанлана башлаган чыраена яктылык иңә, калын йомшак иреннәре елмая, күзләре чаткыланып нур бөрки. Г.Ахунов Уйчанлана төшү Тагын да уйчанлану; бераз гына уйчанлану. Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен – сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек... Ә.Еники Уйчанланып бару Торган саен уйчанлану. – Күңелле була иде! – дип, уйчанланып барган юлдашына карап алды. Ф.Яхин Уйчанланып калу Нинди дә булса тәэсирдән соң уйчанга әверелү. – Ул сәгать кая китте икән? – диде дә уйчанланып калды Азат. А.Тимергалин Уйчанланып китү Соңгы арада уйчанлану. Егет кеше түзә. Бер түгел, ике-өч шигыре чыккач та түзә, тик уйчанланып кына китә. М.Мәһдиев Уйчанланып тору Берникадәр вакыт уйчанланган хәлдә булу. Бераз уйчанланып торганнан соң, Рәмзия тагын дәртләнеп сөйләп китте. Г.Гыйльманов |