УЙЧАН с. 1. 1) Уйга бирелгән, тирән уйга чумган, шундый халәттә булган; моңсу. Тауга менеп карасаң, хәзер Иртеш аръягындагы болыннар, болында янган учаклар, учак тирәли утырган уйчан кешеләр ап-ачык күренәдер. Я.Зәнкиев. Син бит башка, син гел уйчан идең. Р.Вәлиев 2) Уйчанлык чагылып торган, уйчанлыкны белдергән (күзләр, чырай тур.). Уйчан зәңгәр күзләре кысылып калган хәтта. Җ.Рәхимов. – Чөнки кеше – дөньяның үзе кебек катлаулы һәм каршылыклы ул, – диде уйчан тавыш белән Мөдәррис. М.Маликова 3) күч. Тыныч, шау-шусыз, хәрәкәтсез. Безнең уйчан авыл кырларында Бакралар чәчәк атканнар. Н.Баян. Һәм без киттек уйчан урамнардан, уйнамадың бүтән нигәдер... Ф.Сафин 2. рәв. мәгъ. 1) Уйга бирелеп, тирән уйга чумып. Җанын талкып, артык йөдәтмә син уйчан калган ялгыз кешене. Р.Фәйзуллин. Нурислам, ияге белән учына таянып, шактый ара уйчан торды, аннары башын күтәрде. Р.Вәлиев 2) Моңсу булып, тирән уйга калгандай булып. Ләкин йөзе һаман уйчан күренә. Г.Әпсәләмов |