УЙСУЛАНУ ф. Уйсуга әйләнү; уйсу булып тору. Мәгыйзь бу хикмәтле заводны хәтерли иде әле. Аны гына түгел, Колан Кыр белән Гәр Хутор уртасындагы «алпавыт дачасы»н да, Кесмәс елгасының уйсуланып аккан тугаен да, наратлы тау башын да – барысы да тарих. М.Мәһдиев

Уйсуланып тору Уйсу хәлдә булу. Түгәрәк йөзенең бит урталары уйсуланып тора, елмайганда ул уйсулык, тирәнәеп, нәни генә чокырчыкка әверелә һәм кызга аерым бер сөйкем өсти. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә