УЙНАШЧЫЛЫК и. Зиначылык, уйнаш. Икенчедән, бүген аның фәрештәдәй мәгъсум дусты Мәрьямнең пакь намусы шул юкны күзәтеп йөргән адәм тарафыннан уйнашчылык пычрагына батырылу ихтималы бик якынаеп калды. Г.Ибраһимов. Әйтик, белүемчә, күп халыкларда һәм урысларның үзләрендә дә төрле диндәге кешеләрнең катнаш никахка керүе уйнашчылык, фахишлек дип бәяләнгән. Ф.Баттал |