УЙНАШУ ф. 1) урт. юн. к. уйнау. Аларның күзләренә келәт янында җиккән ат тора кебек булды, лапас башында бер көтү малайлар уйнаша кебек тоелды, капка төбендә тирән-тирән упкынлы баз казылган кебек сизелде. Г.Исхакый

2) Уйнаклау, төрле җитез хәрәкәтләр ясау. Су буенда үскән зәңгәр чәчәкләр өстендә аллы-гөлле күбәләкләр уйнаша. А.Нургатина. Әнә, агачларда тиеннәр уйнаша, шуны күзәтәм, әткәй... Т.Нәбиуллин

3) Төрле төсләргә кереп ялтырау, җемелдәү, төсләр уйнау; уйнаклау. Атилла хан өстәлдә янып торган шәмдәлләргә игътибар итте: каршы яктагы чатыр чүпрәгенә төшкән шыксыз күләгәләр уйнаша, шыксыз хәрәкәтләр ясыйлар. М.Хәбибуллин. Эшчеләр кулында зәңгәр, көрән, кара төстәге тиреләр уйнаша. К.Кәримов

Уйнаша башлау Уйнашырга тотыну. Балалар да үзара уртак тел таптылар кебек: коридор буйлап куыша, чыркылдашып уйнаша да башладылар. Л.Ибраһим-Вәлиди

Уйнаша бирү Һаман уйнашу. Әмма перронда су җыелып хасил булган ак күбекләр һаман сикерешеп уйнаша бирә. Р.Ибраһимов

Уйнашып алу Аз гына уйнашу. Тамаклар карлыкты, баш очыбызда йодрыклар да уйнашып алды. Ф.Яруллин

Уйнашып тору Озаклап уйнашу. Төрле шарлатаннар белән кыланып, уйнашып торырга вакыт юктыр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә