УЙНАШ и. Өйләнешмәгән ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәт; зина, фәхешлек. Яшьли чая булды һәм яшьли уйнаштан бала тапты. Г.Рәхим. [Фәнзия] уй-хәсрәтләрен чыгарып салды: – Инде ничәмә-ничә еллар эчәсең. Түздем. Чит-ят хатыннар белән чуалдың. Түздем уйнашыңа да. Бала-чага хакына түздем. З.Зәйнуллин ◊ Уйнаштан туган 1) Никахсыз ата-анадан туган, зинадан туган, җилдән туган. Мәсәлән, Геракл ул – Зевсның уйнаштан туган малае бит. З.Хөснияр. Шәһәрдә яшәүче уйнаштан туган кызына йорт җиткергән, автомобиль алып биргән. М.Әмирхан; 2) Мәсхәрәләп сүгенү сүзе. Әй син, уйнаштан туган хайван, синнән сорыйм, кем үтерде, дим? Р.Сәгъди. Халыклары эттән ач, беттән ялангач заманда галәмгә тимер-томыр ыргытып, байлык туздырып уйнаганнар бит, уйнаштан туган нәрсәләр! Ф.Баттал |