УЙНА’У ф. 1) Вакытны күңел ачып, шаярып, уен белән үткәрү. Өйалдында балалар уйный, чыр-чу. Ш.Галиев. – Ания, менә бу уенчыклар белән уйный тор син, яме, – дип, Саимә кухняга чыгып китте. Г.Галиева

2) Билгеле кагыйдәләргә нигезләнгән отышлы, спорт яки башка шундый уен белән мәшгуль булу. Син һәр эшне оста эшли идең, хәтта качышлы уйнаганда да таба алмый идек без сине. М.Хуҗин. Ул кичне Бикташ Кашкарыйга атланып йөрмәде, малайларның футбол уйнаганын карарга да бармады. М.Маликова

3) Нинди дә булса кагыйдәле уенда нәрсәдәндер файдалану, нәрсә беләндер йөрү. Уен тузы белән шәп уйнадык. Н.Хәсәнов

4) Музыка уен коралында нинди дә булса көй чыгару, нәрсә дә булса башкару. Муса, кызып-кызып уйнаган җиреннән гармунын туктатып, Дәшмәснең аркасына сул кулы белән китереп шапылдатып суга. З.Зәйнуллин. Ул, кларнетта һәм саксофонда уйнап, бәгырьләребезне телгәләде. Т.Нәҗмиев

5) Нинди дә булса музыкаль әсәр башкару (оркестр, радио һ.б.ш. тур.). Эчтән ят телдә өзеп-өзеп җырлаган тавыш ишетелә: магнитофон уйный. М.Маликова . Еракта оркестр уйный. А.Гыйләҗев

6) Сәхнәдә, кинода ниндидер образ булып чыгыш ясау, роль башкару. Миләүшә йөз-кыяфәте белән дә, матур итеп җырлавы белән дә класста Галиябану ролен уйнарлык иң кулай кыз иде. З.Хөснияр. Бу спектакльләрне оештыруда Фатих Әмирхан төп җитәкче генә түгел, бәлки үзе дә баш рольләрне уйный. М.Мәһдиев

7) Нәрсә беләндер җитди шөгыльләнмәү, кыяфәт чыгару, кемдер булып кылану. Бу арбалар да чын түгел, атлар да уенчык кына, үзебез дә зурлар булып уйнап шаярабыздыр кебек тоелды. А.Гыйләҗев. Моңа Татарстан мөстәкыйльлек яулаган елларда милләтче булып уйнап, тора-бара эшчәнлекләре һәрнәрсәдә һәм һәркемдә каралык, пычрак эзләү белән чикләнгән кайбер кемсәләрнең шәһәр мөселман дөньясын болгатырга маташуы да сәбәп булгандыр. Туган як

8) Җиңел генә төрле-төрле хәрәкәтләр ясап чабу, сикергәләү, очу һ.б.ш. Бөтен җирдә күбәләкләр уйный, бал кортлары, төклетуралар безелдәп йөри, чәчәк исләре аңкып тора. Г.Бәширов. Колыннары уйный янәшә. С.Гәрәева

9) Кулларны тик тотмау; кулдагы нинди дә булса әйберне максатсыз әйләндерү, хәрәкәтләндерү, селкетү. Бармактагы йөзек белән уйнау. Стакандагы балкашык белән уйнау. Төймәләре белән уйнау

10) Нәрсәне дә булса тиешле максатларда түгел, уенчык итеп куллану, нәрсә беләндер шаяру. Ут белән уйнама – көярсең. Әйтем. Пычак белән уйнарга ярыймыни соң, ахмаклар. Ә.Хәсәнов. Җиде яшендә, шырпы белән уйнап, колхозның салам түбәле лабазын яндырган иде ул. И.Сабиров

11) күч. Төрле юнәлештә зур тизлек белән хәрәкәт итү; нәрсәнедер төрле якка очыру (табигать көчләре һәм күренешләре тур.). Ком бураны тузмагае, Җилләр уйный ыжгырып. Хәвеф-хәтәр чыкмагае, Утырмагыз сызгырып... Л.Шагыйрьҗан. Шул көнне, үч иткәндәй, кичкә таба дүрт яктан кара болыт килеп, авыл өстендә янә давыл уйнады. М.Вәлиев

12) Нәрсәнеңдер өстендә чагылып җемелдәү; төрле төсләргә кереп ялтырау, елкылдау; төрле шәүләләр булып хәрәкәтләнү. Егеткә якынлыктан, аның тәне кыза, каны кайный, йөзендә алсу кызыллык уйный, иреннәре тәмләп кызарып киләләр, күзләре яшь йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бер дәрт белән елмаялар иде. Г.Ибраһимов. Аллы-гөлле төсләр уйный бар галәмдә, Ай, йолдызлар бәйрәм итә күк илендә. Т.Миңнуллин

13) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса уенчык итеп карау; кемнеңдер теләге белән исәпләшмичә эш итү, үз максатларында куллану. Һәм бары тик уйнама хис белән. Р.Мөхәммәтшин. Төкердең син минем хисләремә! Уйнадың, уйнадың да ташладың! С.Зыялы

14) күч. Чырай, тавыш һ.б.ш. үзгәртеп тору, уйнаклау. Бераз чатанласа да, чурт с ним, күзләре уйнап тора. А.Хәсәнов

15) күч. Уй-хисләр алмашынып торып чырайда чагылу. Аның йөзендә, күзендә шатлык уйный башлады. Г.Исхакый. Салих Сәйдәшев карашында ниндидер үзгәлек бар кебек. Ара-тирә күзендә шундый тирән сагыш уйнап ала. Ниндидер гаҗәеп зур югалтуга дучар булган кешедә генә була торгандыр мондый караш. Ф.Сафин

16) күч. Актив эшчәнлек хәлендә булу (хис, хыял, фикер һ.б.ш. тур.). Кайсы кеше белән сөйләшкәндә фантазияң уйный, сүзгә сүз ялганып, көтелмәгән кызыклар туа. Ш.Галиев. Ибраһимовның кәефе күтәрелә, хыялы уйный, иҗат фантазиясе ныклап эшли башлый. М.Хәсәнов

Уйнап кына Артык көч куймыйча, бик җиңел итеп. Көзгедәй ялтырап торган төрәннәр кара карга канаты шикелле чем кара, симез туфракны уйнап кына актаралар. Г.Әпсәләмов. Юан-юан бүрәнәләрнең бер башыннан ике-өч кеше күтәрсә, икенче башыннан Сафуан берүзе генә күтәрә, һәм ул аны уйнап кына, җиңел генә күтәрә сыман. З.Мәхмүди. Уйнап кына тору Ниндидер эш бик җитез һәм җиңел эшләнү. Аның кулында пычак уйнап кына торды. Н.Фәттах. Кулында эш уйнап кына тора иде! Ә.Сафиуллин

Уйнап алу Кыска гына вакыт, аз гына уйнау. Әллә тагын качышлы уйнап алабызмы? К.Кәримов. Аның өчен әллә Рифат килгән иде, әллә инде җил ишек белән уйнап алды – барыбер кебек тоелды. А.Мансуров

Уйнап бетерү Уйнауны ахырына җиткереп туктау. – Афәрин! – диде Габбас Батталович, мин уйнап бетергәч. Г.Гомәр

Уйнап җибәрү к. уйный башлау. Көтүче шул курайны кисеп алган да уйнап җибәргән. А.Гыйләҗев. Бер дә кирәксезгә оркестр уйнап җибәрде, җиз торбалар һәм барабан тавышы колакларны ярды. В.Имамов

Уйнап йөрү Озаклап уйнау. Әле Сәрияләр белән курчак театры уйнап йөрисе бар, кул чабуларны ишетеп куанасы бар. А.Тимергалин

Уйнап карау Сынау максаты белән уйнау. Мәүлиха апалар капка төбенә барып уйнап кара син, кәшәкәңне тартып алып сырт буйлап берне сылар! А.Гыйләҗев. Бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле, дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. В.Нуруллин

Уйнап кую Аз гына һәм тиз арада уйнау. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя. М.Мәһдиев. Күз алдында очкыннар уйнап куйды хәтта. Ф.Баттал

Уйнап ташлау Чамадан артык уйнау. Кайбер артистлар, артыгын уйнап ташлап, рольдән чыга алмыйм әле, дип йөриләр. Безнең гәҗит

Уйнап тору Уйнау процессында булу; әле, хәзер уйнау. Акрын гына музыка уйнап тора. М.Әмирхан. Классташлары Талип аларга баянда уйнап торды. Б.Камалов

Уйнап чыгу Башыннан ахырына кадәр уйнау. Дилбәр бер бармак белән «Галиябану»ны ялгыш-йолгыш уйнап чыга. К.Тинчурин. Төне буе йокламый уйнап чыгабыз. М.Яһүдин

Уйный бару Һәрберсен рәттән уйнау. Шулай итеп пьесалар языла торды, артистлар уйный барды, тамашачылар да йөрмәде түгел, йөрде. Л.Ихсанова

Уйный башлау Уйнарга тотыну. Ул кичтә болай да бик тырышып уйнаган гармунымны тагын да моңлырак, тагын да тәэсирлерәк итеп уйный башладым. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә