УЙНАТЫЛУ төш. юн. к. уйнату. Ләкин ул вакытта, бәгъзы билгеле сәбәпләр аркасында, пьеса уйнатылмый калды. С.Ибраһимова. Менә быргылар уйнатылды, халык җыелды, игъланны кычкырып укыдылар, мондагы такырбашларның колагына керде инде ул. Ә.Еники. Акциядә 10 таба, 3 фотоаппарат һәм иң зур бүләк – телевизор уйнатылды. Сәхнә Уйнатыла башлау Уйнатылырга тотыну. Ниһаять, социаль ипотека программасы буенча күптән көтелгән фатирлар уйнатыла башлады. Шәһри Казан Уйнатылып бетү Ахыргача уйнатылу. Чират буенча чыгарылган 890 фатир әлегә уйнатылып бетмәгән. Ватаным Татарстан Уйнатылып килү Күптәннән даими рәвештә уйнатылу. Шунысын да әйтик: моңа кадәр уйнатылып килгән кубок, өч ел рәттән җиңгәннәре өчен, нефтьчеләргә гомерлеккә тапшырылган иде, һәм яңа трофейны да беренче булып алар отуга иреште. Дуслык Уйнатылып тору Даимән яки әледән-әле уйнатылу; хәзер, әле уйнатылу. Бәйрәм саен телефоннар, планшетлар, сюрпризлар уйнатылып тора |