УЙНАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. уйнау. Әгәр инде ул өйдә булса, карчыклар аны чакырып сөяләр, сөйләштерәләр, кызлар аны үзләренең уеннарына катыштыралар, аны, кыстап, курай уйнаталар иде. Ф.Әмирхан. Башта бер-ике сәгать буе моңлы-сагышлы музыка уйнаталар. М.Шабаев 2) Ярыш, лотерея, шобага һ.б.ш.ны отучыларга бүләк итеп кую. Соңрак телевизордан гына белдек: сәүдә үзәгендә акция икән, фатир, машина уйнаталар, имеш. Д.Гыйсметдин 3) Музыка уен коралында нәрсә дә булса башкару. Нәни генә бер кыз баланың авыз гармуны уйнатып утыруы барысыннан да бигрәк кызыктырды. Г.Бәширов Уйната башлау Уйнатырга тотыну. Менә ул, буявы саргаеп кыршылган радиоланы ачып, татар көйләре уйната башлады. М.Маликова Уйната бирү Бернигә дә карамастан һаман уйнату. --- болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, --- камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Г.Ибраһимов. Шул сүздән соң, янә сәхнә артына борылып, йодрыгын уйната бирде: – Чүпрәкбаш! Кибәкбаш! Ә.Баян Уйнатып алу к. уйнатып кую. Ничек кенә үзен кулга алырга тырышса да, бу халәттән арына алмыйча, беравыкны ишек яңагына сөялеп тын гына торды, шик-шөбһәне коеп төшерергә теләгәндәй, калын тун эченә яшеренгән сөякчел җилкәләрен уйнатып алды һәм, җиңеләя төшеп, директор бүлмәсенә алдан үзе керде. А.Вергазов Уйнатып җибәрү к. уйната башлау. Миләүшәнең сүзләре аның хыялын уйнатып җибәрде. Ф.Яруллин Уйнатып йөрү Озак вакыт дәвамында уйнату. Берчак минем үземә дә эләкте үзбәкләрдән, өлкән буын кылыч уйнатып йөргән өчен... Г.Гомәр Уйнатып карау Сынау өчен уйнату. Башта Салих миннән элек өйрәнгән көйне уйнатып карый, аннары үзе берәр яңа көйне уйнап күрсәтә һәм шуны миңа нота буенча кат-кат уйнарга куша. Ә.Еники Уйнатып килү Күптәннән эзлекле рәвештә уйнату. Медицина дөньясы минем хыялымны күптәннән уйнатып килә иде. Г.Әпсәләмов Уйнатып кую Бер тапкыр уйнату. – Миндә булсамы мондый сылулык, типтереп яши белер идем, – дип, мәгънәле кыяфәт белән кашларын уйнатып куйды. Т.Галиуллин Уйнатып тору Хәзер, әле уйнату; дәвамлы, озак уйнату. Кулындагы дәфтәрне алмыйча, аны җилпәзә кебегрәк уйнатып торуына дикъкать итсәң, ниндидер четерекле нәрсә барлыгын чамаларга мөмкин иде. Ә.Баян |