УЙНАП рәв. 1) Җитдилек белән, чынлап түгел, шаярып, болай гына. Сабир да бу сүзләрнең уйнап әйтелгәнен сизеп алды. А.Алиш. Зөләйха апаның уйнап сөйләшмәгәнен белмәсәк, бу хәбәргә беребез дә ышанмас иде, ышандык: көтмәгәндә уч төбем кычыта башлады. А.Гыйләҗев 2) Бик җиңел генә, зур тырышлык яки көч куймыйча, рәхәтләнеп. Ул герне югарыга таба уйнап күтәрә, һәм 24 килограммлы авыр тимер кыз кулында мамык кына сыман булып күренде. Ютазы таңнары |