УЙНАЛУ ф. төш. юн. к. уйнау. Артык күп уйналган спектакльне алмаштырырга кирәклеге, «Ак калфак» урынына бүтән кием кияргә вакыт җиткәнлеге телгә кереп кабатлана торганлыктан, Ильясның кәефе кырыла, йөрәге сулкылдап куя. Ә.Баян Уйнала башлау Уйналырга тотыну. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. Г.Исхакый. Ул чорда азәрбайҗан сәхнәсендә төрле дини сюжетлардан торган композицияләр (мистерияләр) уйнала башлаган. К.Гыйззәтов Уйнала килү к. уйналып килү. Ләкин өстәгеләр бу шикаятьләргә үсеп китәргә юл куймады, спектакль, сәхнәдән төшмичә, еллар буе уйнала килә. Р.Батулла Уйнала тору Әледән-әле уйналу; башка эш-гамәл белән бер үк вакытта уйналу. Йоклап киткән мизгелләре дә була. Үзе йоклап утыра, гармуны уйнала тора... Ш.Галиев. Әсәрне укый бардым, шул ук вакытта күз алдымда спектакль дә уйнала торды. Ф.Ибраһимов Уйналып алу Аз гына, кыска гына вакыт уйналу. Ул уенчак күңелле өрәктән соң санитарлар күз алдында тагын бер фаҗигале кәмит уйналып алды. Ш.Маннур Уйналып бетү Уйналу тәмамлану. Көй уйналып беткәч, дәрвиш елан авызыннан кураен алып баш ия. А.Гадел Уйналып калу Уйналырга өлгерү. Аны Академия театрына алгач, пьеса репертуардан төште, илле тапкыр гына уйналып калды. И.Юзеев Уйналып килү Күптәннән даими рәвештә уйналу. Пьеса гасырдан артык даими уйналып килә. М.Хуҗин Уйналып тору Гел, һәрвакыт яки әледән-әле уйналу; хәзер уйналу. Калган пьесаларым Әлмәт, Минзәлә, Чаллы дәүләт театрларында, Уфаның «Нур», Казан яшьләр театрларында уйналды һәм уйналып тора. Ф.Яруллин |