УЙНАКЛЫК и. 1) Уйнак ( 1–2 мәгъ.) булу, шуклык, уенчаклык. Җырчы тавышындагы уйнаклык, нур, җиңеллек образны күз алдына китерә дә бастыра. Т.Әйди

2) Җиңеллек, йөгереклек. Көтә-көтә бик зарыгып, Суның хәле киткән: Салмак җәелгән дә ага, Уйнаклыгы беткән. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә