УЙНАКЛА’У ф. 1) Уйнап чабу, сикергәләп йөрү. Син, уйнаклап, таудан төштең, күктә сайрады тургай. Р.Фәйзуллин. Ир белән хатын шәһәр читендәге бакчаларына җыена, яннарында кечкенә кызлары уйнаклап йөри. Кызыл таң

2) Җиңел атлап йөрү; төрле хәрәкәтләр ясап бару, очу һ.б. Калкавычлары да чумгалап ала, эләккән һәм җепкә тезелгән балыкларым күз алдымда – суда уйнаклыйлар. Ф.Баттал. Акчарлаклар уйнаклыйлар, төшеп монда. Р.Гаташ

3) Төрле төсләргә кереп җемелдәү, ялтырау, төсләр уйнау. Әйе, чыннан да, өстәлемдә Сәйдәшевләрнең әйтерсең лә теге дөньядан әйләнеп кайткан зур сәгате ята иде: --- аның җиз теле һәм циферблатының коршавы ялтырый, ә калын пыяланың кыйгачлап эшкәрткән кырыйларында салават күпере төсләре уйнаклый. А.Тимергалин. Ике яклап, тыгыз булып тезелгән тирәкләр һәм юкәләр ябалдашында кичке кояш кызыллыгы уйнаклый. Р.Вәлиев

4) күч. Төрле хәрәкәтләр ясау, кисәк хәрәкәткә килү. Робертның бугаз төене кызу-кызу уйнаклап алды. Р.Төхфәтуллин. Сорауны ошатты булса кирәк, экскурсоводның нәзек кашлары уйнаклап алды. М.Әмирханов

5) күч. Ялт-йолт килү, очкынлану; бер урында туктап тормыйча гел хәрәкәт итү, уйнау. Ләкин эчке тавышы: «Ышанма бу адәмгә, күр, күзләре ничек уйнаклый», – дип кисәтте. М.Әмирханов

6) күч. Хәрәкәт юнәлешен җиңел һәм тиз үзгәртеп тору, тигезсез хәрәкәт итү. Кыйшык йортымда җилләр уйнаклый… Кайда торырмын, ул ишелеп аугач, Бирерме Ходай сипләрлек агач? Ә.Рәшитов

Уйнаклап алу Тиз генә, кыска гына вакыт арасында уйнаклау. Кармагыңа киерткән җимеңне читеннән генә эләктереп, башта аның бер уйнаклап алганын көт. А.Хәсәнов

Уйнаклап китү Кинәт кенә уйнаклау. Әллә ничек кенә күңеле уйнаклап китте шул: гомере үтеп бара, шул көнгә кадәр аягына бер юньле итек тә алып кия алмаган икән әле... Г.Гыйльманов

Уйнаклап кую к. уйнаклап алу. Зөфәрнең йөзе берьюлы бүртенеп китте, күзләре кысылып калды, яңак сөякләре уйнаклап куйды. Ә.Еники

Уйнаклап тору Уйнаклау процессында булу; әледән-әле уйнаклау. Йөргәндә, Уйминныкы шикелле, аның гәүдәсе уйнаклап тормый. С.Поварисов. Днепр өстендәге дулкыннарда кораблар уйнаклап тора. В.Имамов

Уйнаклап яту сөйл. Уйнаклау процессында булу. Күпмегә сузылган булыр иде бу газап, чыдый алган булыр идеме ул, юкмы, әмма томаланган, шашырга җиткән күзләре алдында кинәт җем-җем уйнаклап яткан түп-түгәрәк, зур бер күл ачылды. Ә.Еники

Уйнаклый башлау Уйнакларга тотыну. Күзләре уйнаклый башлый, йөзе нурланып китә. Г.Әпсәләмов. Ике-өч минут үтүгә, Фәләхнең болай да чамасыз нык борчулы күңеле тагын да ныграк уйнаклый башлады. В.Нуруллин

Уйнаклый бирү Бернигә карамый һаман уйнаклау. Анасыдай чуар бозауга кызык кына: койрыгын колгадай өскә катырган да кырын-кырын сикергәләп уйнаклый бирә. А.Вергазов

Уйнаклый төшү Бераз уйнаклау; тагын уйнаклау. Үзенең зифа буе, тулы гәүдәсе, калку күкрәге белән бераз уйнаклый төшеп килде дә, егеткә карап, кулларын алды, баягы сүзләр кабатланды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә